Гыйнвар аенда бакча эшләре

Кыш көне бакчада эш юк диючеләр нык ялгыша. Булдырам дигән кеше бервакытта да эшсез тормый.

Гыйнвар аенда теплица эченә кар ташлагыз. Моны кар яуган саен эшләргә кирәк. Март башында кояш карый башлагач, ул акрынлапэриячәк һәм туфракны дымга баетачак. Тагын шуны исегездә тотыгыз: үсемлекләр өчен кар һәм яңгыр суы краннан аккан судан күпкә файдалырак. Кар тоту эшен дә дәвам итәргә кирәк. Карныкөрәгәндә, аны күпьеллык чәчәкләр, куаклар, җимеш агачлары астына ташлагыз. Кар – иң арзанҗылыту чарасы. Әгәр үсемлекләрне махсус япмабелән япсагыз, аның төгәллеген тикшерегез дә, өстенә кар сибегез. Шулай ук теплицаның өстен дәчистартып куегыз. Авыр карның поликарбонатказыян китерүе һәм тимер конструкцияләрне бөгүебар.

Яшь агачларның ботакларына авыр кар сарылса, аларны кагып төшерегез, чөнки аларның сынуы мөмкин.

Кыш – кимерүчеләр активлашкан чор. Аларбашлыча йөзем һәм куаклыклар арасында оя кора. Шул җиргә агу чәчегез. Тычканнар аеруча яшьагачларның кайрысын һәм тамырын ашап, зур зыянкитерә. Аларга каршы агуны теплица эчендә, җиләктүтәлләре янына сибегез.

Орлыкларны үзегез әзерләгән булсагыз, аларның тишелешен тикшерә башлагыз. Ай азагына таба үзегезне кызыксындырган орлыкларны эзләү эшенә керешергә була. Бу вакытка сатучылар гадәттә узган елдан артып калган орлыкларны сатып бетерә. Орлыкларнысыналган, ышанычлы фирмаларныкын гына алыргатырышыгыз. Шәхси сатучылардан алсагыз, аларның да сыналганнарын сайлагыз.

Өйдә исә орлыкларны тикшереп, әзерләп куюкирәк. Булачак түтәлләрнең схемасын сызып, кая нәрсә утыртырга икәнлеген планлаштырыгыз. Төрле ашламаларны да гыйнвар-февраль айларында алып куегыз. Гыйнварда беренчеүсентеләрне чәчергә мөмкин: сельдерей, борыч, баклажан, бәрәңге, җиләк һәм соң өлгерә торганкәбестә. Тик аларга өстәмә яктырту кирәкбулачагын онытмагыз. Помидор, кишер, борычорлыгын шыттырып, орлыкның сыйфатынтикшереп карагыз.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү