«Махсус хәрби операциягә сумка тутырганда, йөрәкләрем өзгәләнде…»

Актаныш районының Киров авылында гомер итүче Венера Сабитованы тәрбиягә күп бала алып үстерүче ана буларак беләбез. Ире Алмас белән 9 ятимне җылы ояларына сыендырганнар. «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган «Бу – минем туган авыл!» бәйгесендә дә җиңгәннәр иде. Алар һәр эштә актив. Сабитовлар балалары белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучыларга күчтәнәч тә әзерлиләр, кирәк-яраклар да юллыйлар икән.

Күптән түгел Венера апа Мәскәү госпиталенә – яраланып, шунда ятучы авылдашы Альберт Җиһангиров янына да барып кайтты, анда дәваланучы егетләргә дә күчтәнәчләр  илтте. «Госпитальгә килеп күргәч, Альберт  бик сөенде. Актанышта гына пешерелә торган чәкчәк, ипи алып бардым», – дип искә ала Венера апа.

Табиблар, шәфкать туташлары белән сөйләшеп кайткач, ул шунда дәваланучыларга кирәк-ярак җыя башлый. Барлык авыл халкын кузгата. Тагын ике тапкыр бара әле ул Мәскәүгә. Башта 100 пакет күчтәнәч илтеп кайта. Аннан дус кызы белән тагын 50 пакет илтәләр.

– Мәскәү янәшәсендәге өч госпитальдә булдык. Анда эшләүчеләргә сокланып кайттым, – ди Венера Сабитова. – Табибларның эше җиңел түгел. Госпитальнең хирургия бүлегенә бардык бит. Анда яралылар күп иде. Төрле хәлдәгесе бар. Кемдер елмаеп эндәшә, ачулылары да бар, күңел төшенкелегенә бирелгәннәре дә. Алар белән психологлар эшли, диделәр. Егетләрнең үзләре белән бик сөйләшмәсәм дә, бик тетрәндем инде. Алар да – кемнеңдер газизе бит, без тыныч яшәсен өчен тырышалар.

Тиктомалдан гына хәрбиләргә булышып йөрми икән Венера ханым. Ятимлек ачысын бергә татыган иң газиз кешесе – бертуганы махсус хәрби операциядә катнаша.

– Әниебез бик иртә үлде. 39 яшендә фаҗигале төстә арабыздан китеп барды. Миңа – 13 яшь, иң кечкенәбезгә 7 генә тулган иде. Олы энем белән мине бер туганыбыз алып үстерде, кечкенә энебезне башкалары тәрбияләде. Ятимлекнең ачысы бик авыр иде. Иң кирәк чакта әнисез калдык. Җитмәсә, ул чакта әти дә безнең янда була алмады. Балачактан рәхәт күрмәдек, – дип сөйли Венера апа. – Узган елның сентябрендә энем Альберт СВОга китәсен әйтте. Авылда әти-әни йортында яши иде. Хатыны белән аерылышуны авыр кичерде, шул да сәбәп булгандыр. Ярый әле балалары әтиләре белән аралашып торалар.

Энесе Альберт Рәшитовка 52 яшь икән инде. Әле менә шушы көннәрдә ялга кайткан булган.

– Аны озатып җибәрүдән дә авыры юк,  – ди Венера апа. – Мин энеләремә әни дә, апа да булырга тырыштым. Без – өч бөртек туган. Бер-беребезгә бик кирәкбез, кадерлебез. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, авырлыкны бергә күтәрәбез. Язмышка риза булып яшим. Энемне махсус хәрби операциягә озату да минем өстә иде. Хатыны булмагач, бар кирәк-ярагын үзем хәстәрләдем. Сумка тутырганда, йөрәкләрем өзгәләнде. Утырып еладым да. Бар гомерем күз алдыннан узды. Бер дә җибәрәсе килми. Энем гел элемтәгә чыга алмый. Землянкада яшиләр. Анда телефон да тотмый. Бик сирәк кенә сөйләшеп була. Ул хәбәр бирмәгән көннәрне башта мең уй инде.

Венера Сабитова фикеренчә, без андагыларга терәк булырга тиеш. Иң мөһиме – ир-егетләр көтәр кешеләре барын белеп торсын.

– Язмышларга язылганны үтәбез. Эчәр сулары, ашар ризыклары бетмәсен, дип телим. Энемнең кайтуын бик көтәм. Исән-имин генә йөрсен, – ди Венера апа. – Җиңеп кайтасыларына ышаныйк. Илләр-көннәр тынычланса иде дип телик. Һәркем үз газизен көтеп алсын.


Фикер өстәү