Суд “Инстаграм”*нан файдалануга рөхсәт биргән. Әмма бер шарты бар

Мәскәүнең Тверь районы суды “Фейсбук”* һәм “Инстаграм”* социаль челтәрләреннән файдалануга рөхсәт иткән. Россиядә Меtа компаниясе эшчәнлеген тыю турындагы суд карары шундый. Әмма суд таләп иткәнчә, әлеге социаль челтәрләрдән файдаланучылар Россиядә тыелган эшчәнлектә катнашмаска тиеш.
“Суд карары законда тыелган эшчәнлектә катнашмаучы физик һәм юридик затларның Меtа компаниясе программаларыннан файдалануын чикләми”, – диелгән суд белдерүендә.
Суд карарында басым ясап әйтелгәнчә, WhatsApp мессенджерына компания эшчәнлеген тыю кагылмый – аннан да файдалануны дәвам итәргә мөмкин. Суд карарында әйтелгәнчә, мессенджерның халыкка мәгълүмат тарату функциясе юк.
Шулай итеп, документтан күренгәнчә, суд компания эшчәнлеген тыйган. Сәбәбе – көч куллануга өндәгән материалларны урнаштыруда, таратуда катнашу һәм мондый материалларны ябу чараларын күрмәү.

*Меtа (“Фейсбук” һәм “Инстаграм” социаль челтәрләре) эшчәнлеге Россиядә экстремистлык эшчәнлек буларак танылды.


Фикер өстәү