WhatsApp кушымтасының бер функциясе эшләүдән туктый

WhatsApp мессенджерын эшләүчеләр яңа кагыйдә кертергә булган. Инде 22 апрельдән үк кушымтаның бер функциясе эшләми башлаячак. Бу хакта PRIMPRESS мәгълүмат порталы хәбәр итә.

Биредә сүз үзеннән-үзе юкка чыгучы фотосурәтләр турында бара. Әлеге функция узган елда гына гамәлгә кертелгән. WhatsApp аша җибәрелгән фото-виделар берникадәр вакыттан соң чаттан үзеннән-үзе юкка чыга.

Әмма аның бер кимчелекле ягы бар. Эш шунда: фото-видео файллары җибәрүченең смартфонында сакланып кала. Ә бу мессенджерның серлелек, яшеренлелек принцибын боза.

Кушымта эшләүчеләр әлеге кимчелекне юкка чыгарган. Хәзер файллар беркемдә дә сакланмаячак. Үзгәреш 22 апрельдән үз көченә керә һәм барлык гаджетлар өчен дә гамәлдә була.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, WhatsApp озакламый социаль челтәргә әйләнергә мөмкин. Димәк, анда төркемнәр оештыру мөмкинлеге һ.б. пәйда булачак, дигән сүз.


Фикер өстәү