Республика ифтар ашы 30 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә була

X Республика ифтар мәҗлесе 30 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Быел ул Идел буе Болгарында илам кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында узачак. Бу хакта бүген Республикакүләм ифтарга багышланган матбугат конференцисендә билгеле булды.

Ифтар ашына Татарстанның бөтен почмакларыннан 10 мең кеше чакырыла. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, чит төбәкләрдән кунаклар, мохтаҗлар һәм аз керемлеләр, рәсми затлар.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Рамазан аеның ахыргы ун көненә һәм ур төненә игътибарны көчәйтеп, гыйбадәтләрне арттырырга өндәде. Кадер кичәсен Рамазан аеның ахыргы ун көнендә эзләргә кирәклеген искәртте.

 


Фикер өстәү