Табиблар телефон яки планшет аша авыруга киңәш бирә башлаячак

Тиздән табиблар телефон яки планшет аша авыруга киңәш бирә башлаячак. Моңарчы әлеге ысул белән табиблар гына эшли иде. Хәзер исә пациент сырхауханәгә бармыйча гына табиб белән сөйләшә алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Марат Нурмиев сүзләренчә, соңгы елларда читтән торып кына сәламәтлеккә кагылышлы хезмәтләрне кулланучылар арткан. Элек мондый хезмәттән халыкның 10 проценты кулланса, узган ел ул сан 30 процентка җиткән.
– Табиблар белән телефон аша сөйләшү җанлы очрашуны алмаштыра алмый, әлбәттә. Авыруларны үзең күреп тикшерүгә җитми инде. Әмма коронавирус безнең тормышка үз төзәтмәләрен кертте, – ди ул.
Пандемия вакытында халыкта электрон хезмәтләргә ихтыяҗ артканын «АК БАРС-Мед» оешмасы генераль директоры Таһир Кәримов да әйтеп үтте.
– Шуны истә тотып, без «АК БАРС-Мед» полисларын кулланучылар өчен сайт һәм мобиль кушымта булдырдык. «АК БАРС-Мед» дип аталган кушымта пандемия чорында кирәклеген тагын бер кат раслады. Кушымта аша полис алырга, хастаханәгә теркәлергә генә түгел, медицина оешмаларының эшчәнлеге хакында да хәбәр итәргә мөмкин. Хәзер кәгазь полисларны өйдә калдырып, телефоныңдагы махсус кушымта аша аның штрих-кодын гына да күрсәтеп була. Моның өчен смартфоннарда кушымтаны йөкләргә генә кирәк, – диде.
Җитәкче белдергәнчә, әлеге кушымта аша табибка, диспансеризациягә язылырга мөмкин. Өйгә табиб та чакырып була.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү