Кызык эзләп, бөкре калмаслармы?

Батутта сикерү балаларга шатлык түгел, борчу китерергә мөмкин. Ике атна элек Казанда батут үзәгендә туган көн уздырган 11 баланың өчесе зыян күргән. Мондый хәлләр турында еш ишетеп торабыз. Табиблар кызык эзләп, балалар гомерлек гарип булып кала күрмәсен, дип кисәтә.

Узган ел балалары батутта сикереп зыян күргән әти-әниләрдән 250 мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Шуның 15 очрагында компрессион сыну диагнозы куелган. Без бу мәгълүматларны Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәгеннән алдык. Травматологлар әйтүенчә, батутта мавыгулар аяк, кул, муен, умырткалык баганасының сынуына китерергә мөмкин. Моның өчен дөрес сикермәү дә, озак сикерү дә җитә. Компрессион сынуның рентген кәгазендә күренмәгән очраклары да бар. Шуңа күрә табиблар тамография ясарга киңәш итә. Күңел ачу үзәгенә барып кайткач, берни борчымый дип тынычланып калырга ярамый. Кайберәүләр башта авыртуны сизми, тик соңыннан кисәк утырганда, арка сызлап интектерә башлый. Зыян күрүчеләр арасында бер атна узгач килүчеләр дә очрый. Сынуның бер елдан гына ачыкланган очраклары да бар.
– Батут ул – уен түгел, спорт җайланмасы. Анда әзерлекле кешеләр генә сикерергә тиеш. Анда уйнарга ярамый. Нәтиҗәдә балалар бик авыр җәрәхәтләр ала. Шуңа күрә аларны күрә торып, ядрә кырына җибәрмәгез. Балалар җиргә дөрес итеп төшә белми, бер күчкә өелә. Анда барганчы, кагыйдәләрне өйрәнергә кирәк, – ди балалар травматологы табиб Петр Андреев.
Республикада балалар өчен күпме батут үзәге барлыгын ачыклый алмадык. Татарстан Спорт министрлыгында, балаларның батут үзәкләре безгә карамый, алар спорт мәйданчыклары булып саналмый, дип аңлаттылар.
Казандагы батут үзәгендә балалары җәрәхәтләнгән әти-әниләр белән дә элемтәгә кердек. Күргәннең качасы, күрмәгәннең күрәсе килә. Алар моннан соң мондый үзәкләрне урап узачакларын әйтте.
– Сеңлемнең улының туган көне иде. Аны туганнар белән бергәләшеп, батут үзәгендә уздырырга булдык. Безнең балаларның бер тапкыр да батутта сикергәне юк иде. Мин 4 бала белән бардым, үзем дә сикереп карадым әле. Анда гел сикереп кенә тормадылар, волейбол да, баскетбол да уйнадылар. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Инструкторлар йөреп торгач, шикләнмәдек тә, – ди Казанда яшәүче 7 бала анасы Әнисә Рәхимова. – Кич өйгә кайткач, өчесенең дә аркалары авырта башлады. Үтеп китәр дип уйладык. Нурислам кичкә лицей-интернатка китте. Ул шунда 7 нче сыйныфта белем ала. Бөгелгәндә авыртуы ешайгач, бер атнадан соң хастаханәгә барып тикшеренде. Аның умарткалык баганасы сынган булып чыкты. Хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Арка миенә зыян килмәгәнме, шуның нәтиҗәсен көтәбез. Хәзер аңа ярты ел өйдә утырырга туры киләчәк. Уку буенча да артта калачак. Онлайн укырмы, анысы билгесез. Туганнарымның ике баласы да зыян алды. Шуңа күрә батут үзәкләренә барганчы, балаларның сәламәтлеге турында уйлагыз. Бу хәлләр башкаларга гыйбрәт булсын иде. Балалар кызыга инде алар. Белгечләр батутларда сикерү өчен әзерлекле булу кирәк, диләр. Монысы ничек буладыр, аңлап бетермәдем. Икенче мондый үзәкләрне ерактан урап узачакбыз.
Танышым да бу көннәрдә кызы белән башкаладагы «Тики-Вики» үзәгенә барырга җыена.
– Кызыма вәгъдә биргән идем. Күптән батутта сикерергә барасы килә аның. Мондый күңелсез хәлләр турында ишетеп торабыз. Куркыта, әлбәттә. Баргач, күз уңыннан ычкындырмам, игътибарлырак булырмын, – ди Гөлшат Ганиева.
Без әлеге үзәккә шалтыратып, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше турында кызыксындык.
– Батут үзәге зоналарга бүленгән. Һәрберсендә инструктор бар. Алар балаларны күзәтеп тора. Бездә күмәкләшеп сикерү дигән нәрсә юк. Бары бер генә балага сикерергә рөхсәт итәбез. Куркынычсызлык кагыйдәләре саклана. Моңа кадәр бер баланың да имгәнгәне булмады, – дип сөйләде Кристина.
КФУ профессоры, физик культура өлкәсендә белгеч Ринат Абзалов фикеренчә, 14–15 яшькә кадәрге балаларны берничек тә батутта сикертергә ярамый.
– Кечкенә балалары белән барган әти-әниләрне һич кенә дә аңлый алмыйм. Нәрсә карап алып баралардыр? Анда барудан туктагыз. Бер метр читкә тайпылсаң да, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин. Умырткалык баганасы – сыгылучан, бик нечкә урын ул. Бала гомергә зәгыйфь, бөкре булып калачак. Балаларны батутта сикерүдән тыя торган закон кирәк. Кайбер тренерлар, балаларны җыя да, әйдә, сикерәбез, диләр. Үзләре кулларын кесәсенә тыгып, карап торалар. Теләсә кайсы ярышка барганчы, күнегүләр ясап, алдан әзерләнергә кирәк. Бу очракта әти-әни белән тренер арасында килешү төзергә кирәк. Әгәр бала зыян күрә икән, бу очракта тренер үзе җавап тотачак, – ди Ринат Абзалов.

Батутта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

*Бер батутта бер генә кеше сикерергә тиеш. Берничә кеше сикергәндә, бәрелү җәрәхәткә китерергә мөмкин.
* Балага зыянын аңлатырга, сикерү вакытын чикләргә кирәк.
*Мәтәлчек атарга ярамый. Спортчылар катлаулы күнегүләрне ясар өчен еллар буе әзерләнә.
*Анда барганда бизәнү әйберләрен салырга. Батутта артык әйберләр булмаска тиеш. Сикергәндә кечкенә генә әйбергә эләгеп тә зыян килергә мөмкин.
*Балаларны гел күзәтеп торыгыз.
*Йөрәге авырткан, кан басымы югары булган кешеләргә батутта сикерергә ярамый. Тын юллары авырулары белән интегүчеләргә дә бу киңәш ителми

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү