“НТР-24” телевидение каналында татар телендә чыга торган тапшыруларның эфир вакыты арта

15 февральдән Түбән Кама шәһәренең телевидение компаниясенең тапшырулар челтәрендә эфир вакыты татар һәм рус теле программалары өчен бер үк күләмендә булачак.

Компаниянең милли бүлеге агымдагы ел сезонында программалар санын арттырган. Әйтергә кирәк, ул төрле мәйданнарда эш алып бара: телевидение, ютуб, социаль челтәрләр. Моннан тыш, инстаграмда да үз аккаутын булдырган.

Шулай итеп, 15 февральдән НТР-24 каналында чыга торган татар телендәге тапшырулар берничә минутлык хәбәрләр программасы белән генә чикләнмәячәк – тематик тапшырулар әзерләнә. Әйтик, «Сәләтеңне күрсәт!» программасы – сәнгать өлкәсендәге талантлар арасында телевизион бәйге. Аны Ильяс Шәяхмәтов алып барачак. «Форсат», «Көн темасы», «Татарлар: үткәне һәм бүгенгесе» тапшырулары, «Татармультфильм» чыгарылышы планлаштырылган. Шулай ук «Мунча ташы» юмор һәм сатира театры һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләре тәкъдим ителәчәк.


Фикер өстәү