Facebook, Instagram челтәрләреннән файдаланырга ярыймы?

Meta экстремистик оешма дип танылды. Facebook, Instagram челтәрләреннән файдаланырга ярыймы?

Мәскәү суды бүген Американың Meta компаниясен экстремистик оешма буларак таныды. Шушы оешма нигез салган Facebook һәм Instagram челтәрләреннән файдаланырга ярыймы? Моның өчен жаваплылыкка тарта алармы?
Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, бу ике социаль челтәрдән файдаланган өчен жәза каралмаган. Ләкин шушы социаль челтәрләр аша сату-алу белән шөгыльләнгән, эшмәкәрлек иткән кешеләргә моның өчен жинаять жаваплылыгы яный. Бу экстремистик эшчәнлеккә матди ярдәм күрсәтү дип бәяләнәчәк. Бу Meta акцияләре белән сәүдә итүгә дә кагыла.

Теге яки бу сайтта әлеге социаль челтәрләргә сылтама булса, аларның логотибы урын алса, сайт хужасын экстремистик символиканы тараткан өчен аны да жавалылыкка тартачаклар. Моның өчен штраф яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Шуңа күрә Facebook һәм Instagram логотипларын машина, визитка, плакат кебек урыннарга да ябыштырырга ярамый.

Шушы ук Meta оешмасына караган WatsApp кушымтасы элеккечә эшләвен дәвам итә.


Фикер өстәү