Синоптиклар: атна уртасында – җылы, атна ахырында салкын булачак

Алдагы берничә көндә Татарстанда һава торышы яхшырачак. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәрелә, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын салкынайтып җибәрәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә,  бүген, 22 мартта,  көндез 4-6 градус җылы, төнлә 12-14 градус салкын фаразлана.

Чәршәмбе көнне төнлә һәм иртән  0-5 градус салкын, урыны белән -9 градуска кадәр җитә. Көндез 2-7 градус җылыс булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар пәнҗешәмбе, 24 мартта, шундый ук һава торышы вәгъдә итә.

Җомга урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әмма һава торышы җылы булачак. Төнлә һава температурасы 1-6 градус салкын, ә төнлә 0-5 градус җылы фаразлана.

Шимбә һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 4-13 градус салкын, ә көндез -1…+4 градус булуы көтелә. Татарстанның көнбатыш районнарында кар һәм көчле җил булуы ихтимал.


Фикер өстәү