Татарстан районнары Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына булыша

Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына Татарстан районнары да булыша. Бу көннәрдә республиканың өч – Тәтеш, Актаныш, Алексеевск районнары әлеге өлкәләрдә яшәүчеләргә 55 тонна гуманитар ярдәм җыеп тапшырды.

Ярдәмнең зур өлеше Тәтеш районына карый. Район башлыгы Рәмис Сафиулловның шәхси иганә ярдәме белән, 40 тонна азык-төлек җыелган. Кирәк-яраклар арасында ярмалар, он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, тәм-томнар да бар. Барлыгы 2 меңләп тартма әзерләгәннәр.

Актаныш районыннан 10 тонна он, 10 азык-төлек тартмасы (эчендә ярма, үсемлек мае, тушенка, каһвә, чәй, шикәр комы һәм башка кирәк-яраклар) әзерләп тапшырганнар. Ярдәмне битараф булмаган шәхси эшкуарлар күрсәткән.

Алексеевск районыннан шулай ук он, шикәр комы, тоз, ит ризыкларыннан торган 3 тонна азык-төлек продукциясе җыйганнар. Матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында районның шәхси эшкуарлары, коммерция оешмалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар.

Җыелган продукцияне илтеп тапшыру өчен Россия Оборона министрлыгының ике Ил-76 очкычын файдаланганнар. Гуманитар ярдәмне  Донецк Халык Республикасына кадәр Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов озата барган.


Фикер өстәү