Кайбыч халкы Лисичанск шәһәренә азык-төлек җибәргән

Шушы көннәрдә Татарстаннан Луганск халык республикасына бик зур күләмдә гуманитар йөк озатылды. Ярдәм җыюны “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге “Донбасста яшәүчеләргә – Татарстаннан” акциясе кысасында оештырган.

Гуманитар йөк төягән машиналар 30 сентябрь – яңа төбәкләрнең Россиягә кушылган көнендә Лисичанск шәһәренә килеп җиткән. Йөк “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” Татарстандагы бүлеге активистлары җыйган биш мең китаптан, чиста су, төзелеш кораллары, кием-салым, азык-төлек һәм башка шундый кирәк-ярактан тора. Ярдәм җыюда Татарстанның 10 районы, шул исәптән Кайбыч районы, шулай ук Казанның ике районы катнашкан, дип яза “Кайбицкие зори”.

– Анда безнең якташыбыз – эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин да китте. Республикада тупланган ярдәмгә ике район – Апас һәм Кайбыч районнары җитәкчелеге дә үзләреннән өлеш кертергә булды – дигән район хакимияте башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев. – Моның өчен район мәктәпләренә һәм авыл җирлекләренә мөрәҗәгать иттек. Шулай итеп, барлыгы 2500 килограммнан артыграк яшелчә – бәрәңге, чөгендер, суган, кишер, сарымсак, кәбестә әзерләдек. Шулай ук балалар өчен соклар, ярмалар җыйдык. Район җитәкчелеге алты тартма үсемлек мае тапшырды. Әйтергә кирәк, Рөстәм Хикмәтуллинның Донбасска дүртенче тапкыр баруы инде. Колангыда яшәүче Рөстәм Хәйруллин белән китте ул.


Фикер өстәү