Рөстәм Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Добрая Казань” акциясе кысасында Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты. Гуманитар ярдәм төялган йөк машиналары башкалабызның Совет районы хакимияте бинасы яныннан кузгалды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин, гуманитар ярдәмне озатучылар белән аралашып, аларга хәерле юл теләде.

Ел башыннан бирле тәүге гуманитар йөк әле бу. Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барлыгы биш фурага төялгән йөк (88 тонна) – тиз бозылмый торган азык-төлек (ит, балык яшелчә консервлары, кондитер әйберләре, балалар ризыклары), көнкүреш химиясе, шулай ук җылы кием-салым, дарулар, запас частьләр һәм төзелеш материаллары озатылды.

“КМПО” акционер җәмгыяте Лисичанск шәһәренең 2 нче балалар музыка мәктәбен шефлыкка алуны тәкъдим иткән. Бу юлы музыка мәктәбенә балалар өчен музыка кораллары – саксофон, скрипка, акустик система, микшерлы пульт җибәрелде.

Ярдәм җыюда “Унистрой”, “Агава”, “Казэнерго”, “Генподряд”, “Риэлтконсалтинг” оешмалары, шәһәрнең торак-коммуналь комплексы предприятиеләре катнашкан.


Фикер өстәү