Казан халкының уртача хезмәт хакы 74 мең сумнан артып китте

Казанның эре һәм урта предприятиеләре буенча уртача хезмәт хакы узган елның 11 аенда 18,5 процентка арткан — 74 мең сумнан узып киткән. Бу хакта Казан шәһәр думасының 2023 ел нәтиҗәләре буенча утырышында билгеле булды.

«Казан уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча миллионлы шәһәрләр рейтингында үз позицияләрен сизелерлек яхшыртты. 9 ай нәтиҗәләре буенча бездә 4 нче урын. Ә инде аны район, әйтик, төньяк коэффициентларын исәпкә алмыйча санасак, миллионлы шәһәрләр арасында без 1 нче урында торабыз», — дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

 


Фикер өстәү