Рәшит Фәтхрахманов: Хәзерге вазгыятьтә иң куркынычы — эмбарго

Бу юлларның авторы үзе язган фаразларны онытмый, аларның күпмесе тормышка ашуын, күпмесенең кире кагылуын күзәтеп бара. Фаразлар исә, кызганыч, күп вакыт тормышка аша. Кызганыч дип шуңа әйтәм: начар фаразлар ясарга туры килә.

Әйтик, 2022 елның мартында: «Бу юлларның авторы якын көннәргә оптимистик фараз бирә алмый. Безнең барлык оптимизмыбыз бүгеннең иртәгәдән яхшырак булуын аңлауда гына. Март апрельгә караганда яхшырак, апрель – майга караганда», – дип язганмын. Газета хәбәрчесенең бу фаразын Тышкы разведка академиясендә белем алган, танылган разведчик һәм журналист генерал-майор Юрий Кобаладзе соңгы көннәрдә генә кабатлады: «2023 год будет хуже 2022 года, но лучше 2024 года. Это и есть оптимизм», – диде. Безнең фараз алдарак булгач, үзебезнең авторлык хокукын саклыйбыз инде.

Үткән фаразларга кайту безгә киләчәкне фаразларга булыша. Мәсәлән, менә «Быел, 2023 елда, безнең матди хәлебез ничегрәк булыр?» дигән сорауга төгәллеккә якын җавап табарга ярдәм итә. 2022 елда безнең тормышның матди дәрәҗәсе түбәнәйде, билгеле, әмма түзмәслек түгел. Россия – бик бай ил, шул байлыкны ипләп кенә тотсак, без күптән балда-майда йөзәр идек инде. Юк, без шөкер итәбез, әлбәттә, әмма мәгънәсезгә исраф ителгән байлыклар барыбер күңелне әрнетә. 2022 елда тышкы сәүдә профициты рекордлы булды, күп экспортладык – аз импортладык. Сәбәбе: дус булмаган илләр безнең чималны сатып ала, ә безгә үз товарларын сатуны чикли. Аларның чикләвенә хәтта дус саналган илләр дә бик еш кушыла. Стратегик чимал сатып, кулда бернигә дә ярамаган долларлар һәм евролар тотып калырга туры килә. Валютаны читкә чыгарып кына файдаланып була, шул сәбәпле илдән капитал качу үткән ел рекордлы булды. Саннарны китереп тормыйбыз, максат башка.

Әйдәгез, сәясәтнең һәм икътисадның шахмат тактасында бер Кремль ягыннан, бер «дус булмаган» илләр ягыннан торып уйнап карыйбыз. Кремль позициясенә баскач, болайрак фикер йөртәбез һәм шуннан чыгып ат йөрешләре ясыйбыз: Көнбатыш безнең ресурсларга мохтаҗ, алардан башка бер адым да атлый алмый. Без нефть һәм газ сатмасак, энергия чыганакларына бәяләр күккә ашачак, бу финанс кризисы гына түгел, энергетик кризис та китереп чыгарачак һәм европалылар без урнаштырган уен кагыйдәләренә буйсыначак: бәяне, түләү шартларын Мәскәү куячак, шуңа өстәп, Көнбатышта Украинага хәрби һәм финанс ярдәмен дә туктатырга мәҗбүр булачаклар.

2022 елның мартында болай фикер йөртергә нигез җитәрлек иде шикелле. Шуннан чыгып, Кремль бөек ат йөреше ясады: газ өчен сум белән түләү турында указга имза салынды. Башта газ, аннан башка экспорт чималлары акрынлап сумнарга сатыла башларга тиеш һәм рубль башка резерв валюталары кебек үк конвертацияләнә торган валютага әвереләчәк. Американнар керткән барлык тиңе булмаган санкцияләр җимерелеп төшәчәк. Бу безгә, россиялеләргә, чит илләрдә үзебезне вәкарь белән тотарга юл ачачак, кесәдәге сумнарны җиңел генә үзебез килеп төшкән ил валютасына алыштырачакбыз, безгә хөрмәт белән караячаклар.

Фикер йөртүнең бу рәвешен газета хәбәрчесе указга имза салынганчы ук кире какты. Без валюталарның пьедесталга менү шартларын һәм тарихын белә идек чөнки. Мәскәүдә сул карашлы берничә икътисадчы бар, шулар Кремльне уйланып бетерелмәгән адымга этәрде. Махсус хәрби операция идеясе дә асылда шуларныкы иде. Без «Дус булмаган илләр» сумнарны кайдан алыр?» дигән язма әзерләдек һәм ул газета сайтына 24 мартта эленде. Әле указга имза салынырга бер атна бар иде. Без болай дип язганбыз: «Без әле монда сумга шикәр сатып алуда кыенлыклар кичерәбез, көнбатышлылар андый волатиль, ягъни курсы һәм кыйммәте уйнап торган акча белән эш итәргә теләмәс, билгеле. Икенче төрле әйтсәк, сумның дәрәҗәсен күтәрү өчен, Россиянең икътисадый куәте юк. Сәяси йогынтысы да чамалы гына… Газга бик мохтаҗ булганлыктан, Европа вакытлыча булса да сумнар белән түләргә риза булыр, бәлки. Бу бик уңышлы сценарий булыр иде. Гадәттән тыш уңышлы хәтта. Әмма АКШ, моңа юл куймас өчен, бар көченә тырышачак. Вазгыять менә шулай катлауланып үсә».

Үткәннәргә борылып карыйк. Безнең фараз йөз процентка тормышка ашты. Европага газ экспорты тукталды диярлек. Сатылган кадәресенә дә беркем дә сумнарда түләмәде. Россия тәкъдим иткән схема сумнарда түләүне үк карамый да иде. Ул импортерларга «Газпромбанк»та хисап ачып, валютаны шунда күчерүне генә таләп итте, банкирлар үзләре аны сумнарга әйләндерәчәк иде. Менә шундый зыянсыз гына схема да тормышка ашмады һәм Владимир Путин 2022 ел белән 2023 ел тоташкан мизгелдә яңа указ – көнбатышлыларга түләнмәгән әҗәтләрен валютада түләргә мөмкинлек бирә торган документка кул куйды. Хәзер бит проблема газны сумга сату түгел, гомумән, ничек сату дигән яссылыкка күчте. Европалылар без фаразлаганча туңмадылар да, бөлмәделәр дә, киресенчә, кыш уртасы булуга карамастан, газга бәяләр төшә. Көнбатышлылар кулында җәен кыйммәткә сатып алган газ бәясен Россиядән компенсацияләтү механизмы бар һәм алар шул механизмны эшкә җигә башлар, мөгаен.

Хәзер инде Брюссель позициясенә басып карыйк. Бер нәрсәне истә тотабыз: Көнбатышта үзләренә дошман булган илләрне тезләндерүнең бай тәҗрибәсе бар. Еллар узарга мөмкин, әмма нәтиҗәгә ирешелә. Дөрес, планетада вазгыять берникадәр үзгәрде: шахмат тактасында үз уен кагыйдәләрен кертергә омтылган илләр пәйда була башлады. Вәләкин Көнбатышның сәяси йогынтысы һаман да көчле, икътисадый куәте россиянекенә караганда чагыштыргысыз зур, хәрби яктан өстенлек тә бөтен дөньяда алар ягында. Моны танырга кирәк. Танымау катастрофага китерәчәк. АКШ һәм Европа берлегенең максаты мондый: Россияне икътисадый яктан тезләндерү, Украина конфликтын Мәскәү капитуляциясе белән төгәлләү. Аларның бер өстенлеге бар: конфликтта турыдан-туры катнашмыйлар, утлы күмерне украиннар кулы белән чүплиләр.

Шунысын да таныйк: 2022 елда көнбатышлылар икътисадый яктан тезләндерү максатына ирешә алмадылар. Бу – беренче максат, икенчесен дә шул тәэмин итә. Әмма максатка ирешүнең мөһим адымнары ясалды. Нефтькә чик бәя куелды һәм эшли башлады: Россия «кара алтын»ны чик бәядән күпкә арзангарак сатарга мәҗбүр. Сүз диңгез портлары аша сатыла торган җир мае турында гына бара, кагыйдә торба нефтенә кагылмый. Россия күп югалта, ләкин резервлары җитәрлек, бюджет дефицитлыга әйләнсә дә, социаль йөкләмәләр үтәләчәк, махсус хәрби операция өчен дә акча җитәчәк. Чик бәя билгеләүнең беренче нәтиҗәсе шул булды: доллар һәм евро кыйммәтләнде. Бюджет өчен монысы да файдага гына. Путин, Көнбатышка җавап итеп, яңа указ имзалады, ләкин аның бернинди дә тәэсире булмаячак, чөнки Көнбатыш диңгез портлары аша бездән нефть алмый.

Европалылар кулында көчлерәк һәм астыртынрак ат йөреше бар, алар аны ясады инде: Көнбатыш илләре 5 февральдән Россиядән нефть продуктлары сатып алуга эмбарго керттеләр. Хәзерге вазгыятьтә иң куркынычы менә шул эмбарго инде. Әйдәгез, «Российская газета»ны ачабыз да укыйбыз: «До 10% производимого в стране бензина и около половины дизельного топлива уходило на Запад. Также отправлялся за границу мазут – до 80%…» Безнең өчен монда 80% мазут дигәне әһәмиятле. Аны читкә сатмасаң да яшәп була, билгеле, бераз акча югалтасың. Тик эш акчага караганда катлаулырак. Мазутны куярга урын тапмагач, бездәге нефть эшкәртү заводлары туктарга мәҗбүр булачак. Белгечләр нефть чыгаруны ике тапкыр киметергә туры килер, диләр. Бу да алай ук куркыныч түгел. Бәхәсләшмибез: зур югалту, тик түзәргә була. Нефть аз эшкәртелгәч, бензин аз булачак, бөтен хикмәт менә шунда. Илдә мотор ягулыгының зур дефициты пәйда булырга мөмкин. Сум түбәнгә тәгәрәр, бәяләр күтәрелер, бюджет кысыр калыр. Алардан да бигрәк бензин кытлыгы үзәккә үтәчәк. Совет чорын хәтерлисездер бит инде. Бензин салу кыен иде. Ул вакытта җиңел машиналар бармак белән генә санарлык иде. Шуңа авырлыгы бик сизелмәде. Хәзер күпкә кыен булачак.

Бу проблемага каршы Мәскәүдә берәр чара бардырмы? Бензинны читтән сатып алу планлаштырыламы (мәсәлән, Белоруссиядән), безгә караңгы. Бәлки, европалылар, эмбаргоны әйләнеп үтеп, безнең мазутны алу юлын үзләре табар? Алай да булгалый, тик өмет аз. Сабыр гына чишелешне көтәбез.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү