Синоптиклар язның беренче көненә һава торышын фаразлады

Бүген, 1 мартта,  республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән томан көтелә, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар көндез аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр булмавын хәбәр итә. Урыны белән томан көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.

Төнлә һава температурасы 2-7 градус салкын, аязган вакытта термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -4..+1 градус булачак.

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.


Фикер өстәү