Владимир Путин санкцияләргә каршы махсус икътисади чаралар куллану турындагы карарны имзалады

Владимир Путин «АКШның һәм аларга кушылган чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләре сәбәпле» контрсанкцияләр куллану турындагы карарга имза куйды. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.

Карар нигезендә, тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар быелның 1 гыйнварыннан чит илләрдән алынган валюта кертемнәренең 80 процентын сатарга тиеш. Бу кагыйдә инде җыелган акчаларга да кагыла — өч көн эчендә аларны сатарга кирәк булачак. Үзәк банк әлеге процессны контрольдә тотачак.

Россия резидентлары хәзер займ килешүләре буенча валютаны чит илгә, шулай ук Россия чикләреннән читтә булган үз счетларына күчерә алмый. Гаммәви акционерлык җәмгыятьләренә 2022 елның 31 декабренә кадәр урнаштырган акцияләрен билгеле бер шартлар булганда гына сатып алырга рөхсәт ителә.

Карар шулай ук кредит оешмаларына, акчалар башка оешмадан күчерелгәндә, физик затлар өчен банк счетларын физик зат яки аның вәкиле үзе килмичә дә ачарга рөхсәт итә. Моның өчен счет ачылган банкка физик затны идентификацияләү өчен мәгълүмат бирергә кирәк.

Карар басылган вакытыннан гамәлгә керә.


Фикер өстәү