Мисыр һәм Төркия Россия туристлары өчен чикләрне ябарга җыенмый

Россия туристларының иң яраткан юнәлешләре – Мисыр һәм Төркия илебез туристлары өчен чикләрне ябарга җыенмый. Ростуризм башлыгы Зарина Догузованың әлеге ике илнең туризм буенча министрлары белән телефон аша сөйләшүләре барышында мәгълүм булган бу.

Шулай ук Төркия министры Мәхмәт Эрсой һәм Мисыр министры Халед Эленани хәзерге вакытта туристларны илгә кайтаруны оештыруга әзер булуларын да белдергән, дип яза “Российская газета”.
Хәзерге вакытта Ростуризм Россия өчен үзләренең һава киңлекләрен япкан күп кенә илләр белән гуманитар рейсларны килештерү буенча эшли.


Фикер өстәү