Дәрәҗәле кунакКазанда соңгы тапкыр 2013 елда булган икән.
– Казан үзгәргән. Спорт ягыннан гына түгел, технологияләр өлкәсендә дә үскән. Яшьләрнең күп булуына игътибар иттем, бу да – бик мөһим күрсәткеч, – диде Леонц Эдер. Ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узган киңәшмәдә катнашты.
– Казанның үсеше шәһәрдә төрле чаралар уздыру мөмкинлеген ача. Дөньяларыбыз тынычлангач, алга таба спорт чаралары уздырырга ниятлибез. Кайбер объектларны карарга да өлгердек. Казан бүген үк Универсиаданы кабул итәргә әзер. Монда 2013 елда узган ярышлар уңай тәэсирләр генә калды, шуңа күрә FISU Казанга кайтырга хыяллана, – дип белдерде Леонц Эдер.
Татарстан Спорт советы рәисе Марат Бариев киңәшмәдә каралган конкрет планнарга тукталды.
– Бүгенге киңәшмәдә Россия, шул исәптән Татарстанда да кышкы спорт уеннарын үткәрү турында сүз алып барылды. Бездә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шулай ук студентлар арасында крикет буенча халыкар ярышны Казанда оештыру фикере дә каралды, – дип белдерде Марат Бариев.
Татарстан спорт советы рәисе сүзләренчә, FISU уку-укыту проектларына да аерым игътибар бирә. Казан масштаблы фәнни-мәгариф конференцияләре уздыру урыны булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез