Газетага язылу

Ноябрь бәйрәмнәрендә Мәскәүдән Казанга сәяхәт итүчеләр саны 47%ка арткан

2026 елда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү чорында Мәскәүдән Казанга транспортның барлык төрләре белән баруга ихтыяҗ узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 46,8% ка арткан.

Бу хакта ТАССка «Туту» сәяхәт сервисында хәбәр иткәннәр.

Бәйрәм атнасына иң популяр юнәлеш булып ике башкала – Санкт-Петербург һәм Мәскәү арасындагы маршрут кала бирә. Петербургтан Мәскәүгә баруларны броньлау саны бер ел эчендә 8% ка, ә Мәскәүдән Петербургка – 5,2% ка арткан.

Популярлыгы буенча өченче урында Мәскәүдән Казанга маршрут тора. Ул ихтыяҗ булган ун юнәлеш арасында иң зур үсеш күрсәткән – 46,8%. Казаннан Мәскәүгә кире юнәлештә сәфәрләр 13,7% ка ешрак броньлана башлаган. Гомумән алганда, бәйрәм атнасында Татарстанга сәяхәткә ихтыяҗ 18,1% ка арткан.

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казаннан тыш, популяр юнәлешләр исәбенә Краснодар, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Новосибирск, Түбән Новгород һәм Воронеж кергән.

«Туту» мәгълүматлары буенча, кыска бәйрәм яллары вакытында россиялеләр барыннан да ешрак поездларны сайлый. Броньлауларның гомуми күләмендә тимер юл сәфәрләре өлеше 1,8 процентка арткан. Авиаочышлар өлеше дә шулкадәр үк арткан. Шул ук вакытта автобус сәфәрләре өлеше 3,6 процентка кимегән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре