Кызлар арасында Хәдичә һәм Гәйшә исемнәре аеруча популяр. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин сөйләгән.
Мөфти сүзләренчә, ата-аналар еш кына улларын Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхәбәләре, шул исәптән Әбү-Бәкер, Гомәр, Госман һәм Али хөрмәтенә атыйлар. Шул ук вакытта төрле халыкларның туган телләрендәге традицион исемнәр дә популяр.
Хатын-кыз исемнәре арасында Хадичә һәм Гәйшә исемнәренең киң таралуын әйткән мөфти.
Ул шулай ук балага исем сайлаганда ата-аналарга аның мәгънәсен исәпкә алу мөһим булуын искәрткән. Таҗетдин фикеренчә, исем кешенең язмышына йогынты ясый, шуңа аны сайлаганда уйлап сайларга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез