Алексей Песошин финанс тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген – Финанс өлкәсе хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан финанс тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады. “Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Финансист көне белән тәбриклим, – диелә котлауда.

– Теләсә кайсы хуҗалыкның, тармакның һәм тулаем илнең икътисади үсешен финанс системасыннан башка гына күз алдына да китереп булмый. Территорияләрнең ышанычлы, тотрыклы үсүе, хуҗалык эшчәнлегенең ныклыгы һәм кешеләрең мул тормышта яшәүләре нәкъ менә финанс системасының нәтиҗәле эшләвенә бәйле.

Бүген, икътисадта яңадан-яңа кыенлыклар туып торган бер мәлдә, финанслар белән идарә итү гадәти булмаган якын килүләр, үзгәреп торучы икътисади чынбарлыкка туры китереп эшләүне таләп итә.
Татарстанның социаль-икътисади үсеш өлкәсендәге күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы сафларда баруы, республика программаларын һәм проектларын уңышлы төстә тормышка ашыру, финанс тотрыклылыгы республиканың финанс системасының нәтиҗәле булуы турында сөйли. Биредә иң катлаулы бурычларны да кыю төстә хәл итәргә алынучы, бары тик сыйфатлы эшләргә омтылучы финансистларның көндәлек тырыш хезмәте, әлбәттә инде, гаять зур роль уйный.

Республиканың финанс өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм Татарстан Республикасының үсешенә саллы өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә чын күңелдән алга таба да һөнәри яктан үсү, нык сәламәтлек. бәхет һәм иминлек телим”.


Фикер өстәү