Фатирда газ шартлап 7 кеше зыян күргән

Социаль челтәрләрдә Ногинскидагы гадәттән тыш хәл урыныннан видео пәйда булды, анда торак йортта газ шартлаган. Кадрларда җимерек бина күренә.

Гадәттән тыш хәл бүген иртән Мәскәү өлкәсенең Богородский шәһәр округында 28 июнь урамы, 9а йорт адресы буенча урнашкан тугыз катлы йортта булган. Йорттагы барлык кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте Ногинскида газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны җиде кешегә кадәр җитүе турында хәбәр итте.


Фикер өстәү