Газ шартлаган йортта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев Ногинскида газ шартлау булган күп фатирлы йортта яшәүчеләргә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтергә кушты.

Ногинскидагы газ шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләрне вакытлыча балалар бакчасында урнаштырачаклар.
«Кешеләр турында кайгырту, кирәкле ярдәм күрсәтү, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү мөһим. Шәһәр округы башлыгы Игорь Сухинга шундый йөкләмә бирелде», — диде губернатор.

Зыян күргән йортны тикшергәннән соң аны яңадан торгызу-торгызмау мәсьәләсе хәл ителәчәк. Моның өчен бер тәүлек вакыт кирәк булачак, дип хәбәр итте Мәскәү өлкәсе вице-губернаторы Евгений Хромушин.


Фикер өстәү