Андрей Кондратьев: Ишегалларында тавыш бирү булмаячак

Йорт яны территориясе, агач төпләре, балалар мәйданчыкларында тавыш бирү оештырылмаячак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга 17-19 сентябрьдәге сайлау процессы ничек узачагы турында сөйләде.

Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бары тик участокларда гына узачак.

— Йорт яны территориясендә тавыш бирүләр булмас! Агач төбендә дә, балалар уен мәйданчыкларында да тавыш бирүләр булмаячак, — дип искәртте Андрей Кондратьев һәм, тавыш бирүнең мондый форматлары беркайчан да булмавына басым ясады.

— Моңа бәйле мәгълүмат барлыкка килгән икән, бу — ялган хәбәрләр, фейк, — диде ул.


Фикер өстәү