Россия гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев һәлак булган

Россия гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев, ведомствоара өйрәнүләрдә бер хезмәткәрне үлемнән коткарырга тырышканда, һәлак булган. Аңа 55 яшь булган.

“Раша тудей” TV баш редакторы Маргарита Симоньян социаль челтәрләрдә язганча, министр оператор белән упкын кырыенда басып торганда, оператор, аягы таеп китеп, суга егылып төшкән. “Анда байтак кеше булган, әмма нәрсә булганын беркем дә абайларга өлгермәгән. Шул ук вакытта Зиничев егылган кеше артыннан суга ташланып, чыгып торган ташка килеп бәрелгән”, – дип хәбәр иткән ул.
РБК чыганакларыннан берсе әйтүенчә, фаҗига МЧСка укыту-өйрәтү характерындагы фильм төшерү максатында өйрәнүләр вакытында килеп чыккан Фильм төшерү төркеме хезмәткәре дә һәлак булган.


Фикер өстәү