Бәйруттагы фаҗига шаһитлары: «Хастаханәләр кеше белән тулы,  шәһәр җимерек»

4 августта Ливанның Бәйрут шәһәрендә булган коточкыч фаҗига бөтен дөньяны тетрәндерде.

Сәбәбе

4 август кичендә Ливан башкаласы Бәйрутның диңгез портында көчле шартлау булды. Аның көчен 4,5 балл белән бәялиләр. Җирле хакимият фаҗигане хәтта Хиросимадагы шартлау белән дә чагыштырды. Шартлауның «эшләпәсе»н шәһәрдән 200 чакрым ераклыкта урнашкан Кипрда да күргәннәр. Ливан башкаласы территориясенең 60 процентка якыны зыян күргән, дип хәбәр ителә (Бәйрутның гомуми мәйданы – 20 квадрат километр – ред.).

https://www.instagram.com/p/CDetrlWFOg7/?utm_source=ig_web_copy_link

Шартлау 2700 тонна аммиак селитрасы (аммоний нитраты) детонациясеннән соң булган дип фаразлыйлар. Алар складта алты ел дәвамында таләпләргә туры китереп сакланмаган, диелә. Хәер, фаҗига сәбәпләрен теләсә ничек фаразлаучылар бар: кайсы моны теракт ди, кемдер Израильне гаепли…

Рәсми мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 78 кеше һәлак булган, 4 меңгә якын кеше зыян күргән. Әмма саннар үсә бара: коткаручылар хәрабәләр астыннан кешеләрне әле һаман да чыгара тора…

https://www.instagram.com/p/CDerBAmldG6/?utm_source=ig_web_copy_link

Ливанга ярдәм итү нияте турында шулай ук Израиль, Бөекбритания, Кувәйт, Катар, Германия, АКШ, шулай ук Евросоюз җитәкчелеге белдерде. Россия Президенты Владимир Путин да әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә кичә кайгы уртаклашты. 5 август исә Ливанда матәм көне буларак игълан ителде.

 «Шәһәр үзәге коточкыч хәлдә»

– Бәйрут – минем өчен, гомумән, гаиләбез өчен күңелгә якын шәһәр. Россиядән күченгәч тә, Бәйрут аша Ливанны өйрәндем мин. Хәзер шәһәргә карарлык түгел, – ди Юлия Таббуле. Фаҗига аның гаиләсен дә читләп узмый. Коточкыч хәл турында аннан сораштык.

– Ирем Майкның сеңлесе Нэнси шартлау булган урыннан ерак түгел генә эшли. Шартлау көтелмәгән була, шуннан соң офиста тәрәзәләр ватыла, кыйпылчыклар коела, җиһазлар җимерелә. Шартлау дулкыныннан хезмәткәрләр идәнгә егыла, Нэнси да бик курка, шок кичерә. Ярый әле артык зыян килми, вак-төяк тырналу, җәрәхәт эзләре бар анысы. Танышларыбыз арасында үлүчеләр юк, әмма өйләре җимерелеп, торыр урынсыз калганнар шактый. Бәйрут хастаханәсе кеше белән тулы. Зыян күрүчеләрне бүтән шәһәрләргә җибәрәләр. Ливанда бушлай азык-төлек тараталар һәм кунарга урын тәкъдим ителә, – дип сөйләде ул.

https://www.instagram.com/p/CDf-Ix4qKDG/?utm_source=ig_web_copy_link

Аның сүзләренчә, Бәйрут хастаханәләре хәзер донорлык хезмәтенә бик мохтаҗ. Битараф булмаучылардан кан бирүне сорыйлар. Шулай ук урамга чыкканда битлек киюне таләп итәләр һәм хәлләреннән килгән кешеләргә Бәйруттан башка җиргә күченеп торырга тәкъдим итәләр икән.

– Шәһәр үзәге коточкыч хәлдә. Әйтерсең монда ниндидер сугыш булып узган, – ди Юлия.

Әлеге фаҗиганең шаһиты булган тагын бер әңгәмәдәшебез исә: «Мин хәзерге вакытта ни кичергәнемне дә аңламыйм… Бернәрсә дә тоймыйм… «Сез ничек?» дигән сорауга да, «ярый» дип кенә җавап бирә алам», – диде. Билгеле, кешеләр көтелмәгән фаҗигадән шок кичерә.

https://www.instagram.com/p/CDfh5TwAgyD/?igshid=1pd16got31et8

Наталья Вербицкаяның әлеге куркыныч вакыйга булган урында туганнары яши. «Алар әле дә хастаханәгә барып җитә алмый. Ашрафиедәге (Бәйруттагы район – ред.) барлык хастаханәләрнең дә тәрәзәләре ватылган, кыйпылчыклар таралган. Кешеләрне кабул итә алмыйлар. Юлларда – ыгы-зыгы. Безнең гаилә дустыбызның фатиры тулаем ишелгән. Шартлау булган урыннан 400 метр ераклыкта яши иде…» – ди ул.

Шәһәрдә яшәүче гарәп егете Кәрим дә хәзерге вакытта шәһәрдә ыгы-зыгы булуын әйтте. «Күп кешеләр, урамга чыгып, зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә атлыгып тора. Тик моның куркыныч ягы да бар: урам һавасы азот кислотасы белән тулы, ул кешеләр өчен нык зыянлы. Халыкка урамда күпләп йөрмәскә кирәген дә аңлатырга кирәк. Шул һаваны сулап, үлүчеләр артачак кына… Бәйрутның яртысы ут белән камап алынган, шартлау китергән зыян бик зур», – дип уртаклашты ул.

Чулпан Гарифуллина

Фото: www.slovoidilo.ua


Фикер өстәү