Бәйрутта аммиак селитрасы сакланган склад шартлау нәтиҗәсендә 78 кеше үлгән

Бәйрут портындагы шартлау нәтиҗәсендә 78 кеше үлгән һәм тагын 4 мең граждан яраланган, дип хәбәр итә Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Ведомство хәбәр иткәнчә, күп кенә кешеләр хәбәрсез югалган дип санала. Шул ук вакытта төнлә һәм электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр булу сәбәпле, аларны эзләү кыенлашкан.

4 августта, сишәмбе кичендә, Ливанның Бәйрут шәһәрендә көчле шартлау булды. Ил Эчке эшләр министрлыгы шартлау аммиак селитрасы сакланган складта булган, дип хәбәр итә. Ливан премьер-министры Хәсән Диаб сүзләренә караганда, шартлау сәбәбе-2750 тонна аммиак селитрасы тиешенчә сакланмау. Күрше биналарның, шулай ук шартлау урыныннан берничә чакрым радиуста урнашкан биналарның пыяласы ватылган, корылмаларның бер өлеше җимерелгән. Шәһәр хастаханәләре зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтә алмый дигән хәбәр дә бар.


Фикер өстәү