Татарстанда Finiko финанс пирамидасын оештыручының шәхси ярдәмчесе кулга алынган

Казанда Finiko финанс пирамидасы эшчәнлегенә турыдан-туры катнашы булган 37 яшьлек ир кулга алынган.

Тикшерү версиясе буенча, ул компанияне оештыручының шәхси ярдәмчесе булган һәм үзен Finiko вице-президенты буларак тәкъдим иткән. Компания сайты аша ул гражданнардан криптовалюталар кабул итү буенча эшчәнлек алып барган һәм акча салырга үгетләгән.

Аның гаебе шаһитларның, зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләре, алынган документлар, шулай ук ачык интернет-ресурсларда урнаштырылган чыгышларның видеоматериаллары белән раслана.

Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Красноярск һәм Приморье крайларыннан, Төмән, Самара, Новосибирск, Чиләбе, Иркутск өлкәләреннән, шулай ук Казахстан һәм Венгриядән 250 миллион сумнан артык зыян күргән кешеләрдән 2600дән артык гариза кабул ителгән. Зыян күләме йөз меңнән 81 миллион сумга кадәр.

Хәзерге вакытта тентүләр үткәрелә. Россия Җинаять кодексының 159 маддәсенең дүртенче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча кузгатылган эшне алдан тикшерү дәвам итә. «Фигурантка карата суд тарафыннан сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган», — дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова.


Фикер өстәү