Алексей Песошин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен котлады.

Бүген  – Финанс өлкәсе хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республика финансистларын һәм тармак ветераннарын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үзе исеменнән котлады.

“Финансист хезмәте бөтен җир шарында элек-электән хаклы төстә иң мактаулы һәм абруйлы һөнәрләрнең берсе булып саналып килә, – диелә котлауда. – Әлеге бәйрәм үзенең көндәлек эшчәнлеге белән дәүләт бюджет һәм салым сәясәтен тормышка ашыруга, идарә системасын финанс белән ныгыту, илнең социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүгә өлеш кертеп килүче профессионалларны берләштерә.

Татарстан Республикасының, һәр шәһәре һәм районы, предприятиесе һәм оешмасының тотрыклылыгы турыдан-туры сезнең төгәллеккә, осталыкка бәйле. Иң мөһим социаль бурычларны хәл кылу, Татарстанда яшәүчеләрнең тормышын яхшырту бурычы сезнең иңнәргә төшә.

Сезгә һөнәри үсеш, карарлар кабул итүдә актив тормыш позициясен саклап калуыгызны, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның җылысын тоеп яшәвегезне телим!”


Фикер өстәү