Минзәләдән Данила Новиков «Ты супер!» бәйгесендә катнаша

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен инде сентябрь аенда ук Мәскәүдә “Ты супер!” халыкара җыр тамашасының дүртенче сезоны премьерасы була. Анда 9 илдән: Россия, Украина, Беларусь, Грузия, Абхазия, Кыргызстан, Молдова, Әзербәйҗан һәм Эстониядән 58 бала катнаша. Шуларның берсе – Минзәлә шәһәреннән 14 яшьлек Данила Новиков.

Даниланың әти-әнисе никахлашмыйча гына яшәгән. Малайга 1 яшь тулгач, гаиләдә коточкыч фаҗига булган – әнисен машина бәрдергән. Шуннан соң инде әтисе улын тәрбияләүдән баш тарткан. Бәхетсез малайны әбисе тәрбиягә алган. Ул баланы дөрес итеп тәрбияләү генә түгел, бәлки әле талантын үстерү өчен дә бик күп тырышлык куйган. Менә хәзер Даня әбисенә бик-бик рәхмәтле. “Ты супер!” тамашасындагы чыгышын да нәкъ менә газиз әбекәенә багышларга тели ул.

Данила беренче сыйныфтан бирле мәктәп түгәрәгендә вокал белән шөгыльләнгән, ә моннан ике ел элегрәк музыка мәктәбенә вокал һәм баян классына укырга кергән. Киләчәктә малай чын артист булырга хыяллана. Әле бик яшь булуына карамастан, “Ты супер!” тамашасында катнашу аның өчен тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгу түгел икән инде. Ул ике тапкыр Игорь Крутой җитәкчелегендәге “Добрая волна” балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивалендә чыгыш ясап, икесендә дә төрле номинацияләрдә беренче урын яулаган.  Тик талантлы бала өчен иң мөһиме – җиңү түгел.

– “Ты супер!” тамашасындагы максатым – башкаларның ничек чыгыш ясауларын карау һәм ниндидер яңалыкка өйрәнү. Минем тагын яңа дуслар табасым, жюрида утырачак артистлар белән танышасым килә, ә иң мөһиме – нәрсәгә сәләтле булуымны бөтен илгә күрсәтәсем килә”, – ди Данила.

Сүз уңаеннан, “Ты супер!” тамашасының икенче һәм өченче сезонында Лениногорск шәһәреннән яшь башкаручы Владимир Скрипальның чыгыш ган иде. Ул икенче сезонда Ани Лоракның “Солнце” җырын искиткеч оста башкарды һәм судьяларны таң калдырып һәм финалга үткән иде.


Фикер өстәү