Рөстәм Миңнеханов: «Без бергәләшеп эшләргә өйрәндек»

Бүген Казанның “Корстон” үзәгендә Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (АПП) хисап-сайлау җыелышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ассоциация генераль директоры Алексей Пахомов 2017-2019 еллардагы эшчәнлек һәм алда торучы бурычлар турында сөйләп үтте. Ул Ассоциациянең өч еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, быел ааңа нигез салынуга 30 ел тулуын билгеләп үтте. АПП республикада ил күләмендә беренчеләрдән буларак оештырылды, диде Пахомов. “Бүген республика икътисады үзен яхшы хис итә һәм киләчәккә зур өмет-ышаныч белән карый. Монда безнең Ассоциация өлеше дә бардыр, дип уйлыйм”, – дип билгеләп үтте генераль директор. Хәзерге вакытта Ассоциация республиканың әйдәп баручы 101 предприятиесен берләштерә. Ә инде холдинглар составларына керүче предприятиеләрдән чыгып, 200гә якын предприятие һәм оешманы үз эченә ала. Болар – машина, приборлар төзү, оборона комплексы, нефть, нефть химиясе һәм химия сәнәгате, энергетика предприятиеләре. Барлык сәнәгать продукциясенең 70 проценттан артыграгы Ассоциациягә керүче предприятиеләрдә җитештерелә.

Алексей Пахомов сәнәгать предприятиеләре исеменнән, табышка салым буенча түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару (налоговый вычет) юлы белән, предприятиеләргә ярдәм итү үтенечен җиткерде. Кайбер төбәкләрдә мондый ярдәм чаралары күрелеп килә дә икән инде.

Хисап-сайлау җыелышында катнашучылар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Тулаем ул АПП эшчәнлеген уңай бәяләп, алга таба да республиканың социаль-икътисади үсеше бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш кертүне теләде.

Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик һәм икътисади шартларда эшчеләрнең күпләп эштән китүенә, коллективка карата сакчыл мөнәсәбәт нәтиҗәсендә предприятиеләрдә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймаган җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерде. Кайбер оешмалар ашыгыч төстә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, дезинфекцияләү чараларын җитештерә башлады. Күп кенә предприятиеләр медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка актив төстә ярдәм итте: хастаханәләргә бушлай индивидуаль саклану чаралары тапшырылды, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә” хәрәкәте кысаларында да бик кирәкле эшләр башкарылуын әйтеп үтте.  “Бу акциягә кушылган компанияләргә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Бүген уку йортлары белән берлектә эшләүне оештыру, эшне санлы форматка күчерүгә бәйле рәвештә күтәрелгән проблемалар буенча, һичшиксез, поручениеләр биреләчәк. Ассоциация белән берлектә бу мәсьәләләрнең чишелешләрен эзлиячәкбез. Без сездән предприятиеләр алдында торучы проблемаларны хәл кылуга юнәлдерелгән актив эш көтәбез. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда Татарстан Президенты республиканың кайбер предприятиеләре җитәкчеләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: tatarstan.ru

 


Фикер өстәү