Буа районының элеккеге башлыгы вафат булган

Буа районының элеккеге башлыгы һәм хезмәт ветераны Габделхәй Хәйруллин вафат булды. Аңа 86 яшь иде. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Актив тормыш позициясе, оештыру таланты һәм гадәти булмаган эшлекле сыйфатлар Хәйрулла улына эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә уңышка ирешергә мөмкинлек бирде, коллегалары һәм җәмәгатьчелек арасында  абруй һәм хөрмәт казанды. Хәйрулла Габделхәй Нәбиулла улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», — диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар кул куйган некрологта.

Хәйруллин 1954 елда ТАССРның Актаныш районында Аккүз җидееллык мәктәп укытучысы булып эшли башлый. 1960 елдан КПССның Буа райкомы пропагандисты була. 1975 елда Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазыйфасын башкара.

Татарстанның Буа районын 1992 – 1998 елларда җитәкләгән. Ул «Почет Билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин, Дуслык, «Дуслык» орденнары, «В.и. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә»медальләре белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү