Алексей Песошин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республиканың финанс хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Финанс хезмәткәре көне уңаеннан тәбриклим. Финансист хезмәте элек-электән абруйлы, мактаулы һөнәр булып тора. Бүген дә сез көндәлек эшчәнлегегез белән дәүләтнең бюджет һәм салым сәясәтен тормышка ашыруга, илне социаль-икътисади яктан үстерүгә зур өлеш кертәсез.

Хәзер нәтиҗәле, көчле финанс системасыннан, бер йодрыкка тупланып эшләүче профессионаллар командасыннан башка гына Россиянең үсешен күз алдына да китереп булмый. Бүгенге катлаулы шартларда илебез җитди сынаулар алдында калды. Шуңа күрә алга бару мөмкинлеге бирердәй чишелешләр табарга кирәк. Ә бу финансларны идарә итүдә гадәти булмаган алымнар, үзгәреп торучан икътисади чынбарлыкка тиз генә яраклашу осталыгы таләп итә.

Бәйрәм көнендә барлык финансистларга саулык-сәламәтлек, бәхет һәм яңа үрләр телим! Бөтен планнарыгыз тормышка ашсын, якыннарыгыз һәм тугрылыклы дусларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын!” – диелгән котлауда.


Фикер өстәү