Телефон мошенниклары үзләрен алдауга юл куймаучылардан үч ала башлаган

Телефон мошенниклары алдауга бирешмәүчеләрдән үч алуга керешкән. Бу хакта “Известия” яза.

“Лаборатория Касперского” баш эксперты Сергей Голованов әйтүенчә, мошенниклар, эшнең нәрсәдә икәнен шундук аңлап, үзләре белән уйнап сөйләшкән яки аларны эт итеп сүккән кешеләрне авыр хәлдә калдыра башлаган.

Белгеч билгеләп үткәнчә, кырыгалдарлар башка корбаннарына шалтырату өчен нәкъ менә алдауга бирешмәүчеләрнең телефон номерларын (подменный номер – түләүле шундый сервис бар) куллана. Нәтиҗәдә алданучылар боларга акчаларын кире кайтару таләбе белән шалтырата икән.

Сүз уңаеннан, Үзәк банк банкларны мошенникларга күчерелгән акчаларны кире кайтаруны йөкләргә тәкъдим иткән иде.


Фикер өстәү