Фәрит Мөхәммәтшин: Халыкның сәламәтлеген тагын да күбрәк кайгырта башлавыбызны күрсәтә

Дәүләт Советы Рәисе Минзәлә районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул балалар сырхауханәсенең яңа бинасын һәм капиталь төзекләндерелгәннән соң «Ялкын» яшьләр үзәген ачты.

Сырхауханә ачылышында Фәрит Мөхәммәтшин республикада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү буенча дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуын искәртте.

– Минзәләдә балалар сырхауханәсенең яңа бинасын ачу – Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында әйтелгән социаль бурычларны үтәү нәтиҗәләренең берсе,  – диде ул. – Бу халыкның сәламәтлеген тагын да күбрәк кайгырта башлавыбызны күрсәтә. Биредә медицина хезмәткәрләренә эшләү өчен әйбәт шартлар тудырылган, аның  балалар сәламәтлеген саклауга хезмәт итәсенә ышанам.

Сырхауханә бер сменага 60 кешене кабул итә ала. Бина УЗИ аппараты, күп каналлы электрокардиограф, ишетү сәләтен тикшерү җайланмалары белән һәм башка шундый заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Капиталь төзекләндерүдән соң ачылган «Ялкын» яшьләр үзәгендә республика парламенты башлыгы биредә тудырылган шартларны карады, яшьләр белән аралашты.

Район мәдәният йорты фойесында исә Фәрит Мөхәммәтшинны һәм район кунакларын татар, рус, мари, чуаш, әрмән җәмгыятьләренең иҗат төркемнәре каршы алды. Дәүләт Советы Рәисе районның милли җәмгыятьләре вәкилләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, Минзәлә районында, республиканың калган барлык почмакларындагы кебек үк, барлык милләт вәкилләренә милли мәдәниятне, туган телне, халык традицияләрен, милли аш-суны үстерү өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте.


Фикер өстәү