Татарстанда 10 апрельдә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында юл эшләре башланачак

Татарстан Республикасында 2023 ел программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерүгә әзерлек эшләре бара. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина муниципалитетларның әзерлеге турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында каттнашты.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә кече архитектура формалары буенча гомуми спецификацияне формалаштыру, подрядчылар белән килешүләр төзү, төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләү һәм килештерү кебек этаплары үтәлгән. Апрель-май айларында халыкка схемаларны тәкъдим итү, объектларның паспортларын урнаштыру, ишегалды территориясен әзерләү кебек эшләр башкарылачак. Моннан тыш, 2024 елда өстенлекле төзекләндерү объектларына бөтенроссия тавыш бирүе узачак.

10 апрельдән республикада шулай ук муниципаль берәмлекләрдә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында юл эшләре башлана. Наилә Зиннәтуллина муниципаль районнар һәм подрядчы компанияләр буенча мәгълүмат турында хәбәр итте. Кайбер районнарда юл эшләре май-июнь айларында башланачак (бу Аксубай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Сарман, Чирмешән районнары).

Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча урамны яктыртуны әзерләү белән «СО Тазелеш» ҖЧҖ, «ПАД Чаллы» МУП, «Казэнерго» АҖ компанияләре шөгыльләнәчәк. Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, «Казэнерго» ның 2023 елның 4 апреленә булган мәгълүматлар буенча складлардан сатып алынган комплектлау материалларының проценты түбән (12%), ә башка ике компаниянең – 50%.

Башка җиһазларга килгәндә (балалар, спорт, урам), складларда бүген әзер әйберләрнең 36 проценты саклана, соңгы ике атнада сатып алуларның уңай динамикасы бар. Бу билгеләнгән вакыт эчендә эшкә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

Бүген, Наилә Зиннәтуллина сүзләренчә, ишегаллары территорияләрен эшләр алып баруга әзерләү мөһим: аларны законсыз төзелешләрдән, бозылган һәм сафтан чыккан балалар һәм спорт җиһазларыннан, авария хәлендәге агачлардан чистарту кирәк. Әйтик, законсыз төзелешләрне Казанда, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Зеленодольск, Кукмара, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Тукай районнарында сүтә башлаганнар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Безнең ишегалды» программасы бик әһәмиятле. Төзелеш сезонын ишегалларын төзекләндерү эшләре өчен нәтиҗәле файдаланырга кирәк, диде ул.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү