Казанда Горький урамындагы 35 нче бинага капиталь ремонт ясалачак. Шуннан соң анда КДМУның укыту-лаборатория корпусы ачылачак. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында пәйда булды.
Документлар буенча медицина университетының яңа бинасы 700 квадрат метрдан артык мәйданлы һәм 4 катлы булачак.
Ремонтның бәясе 105 миллионнан артык тәшкил итәчәк. Гаризалар 24 апрельгә кадәр кабул ителә. Өстәмә корпус бу көздә үк студентларга ачык булырга мөмкин.