Татарстанда атна башында 15 градуска кадәр җылыту көтелә

Татарстанда киләсе атна башында уртача җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта республика Гидрометүзәге хәбәр итә.

Көндезге температура +10-15 градус тәшкил итәчәк.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, хәзер Татарстан үзендә скандинав антициклонының йогынтысын тоя. Гомумән алганда, апрель экстремаль җылы мартның дәвамчысы булачак.


Фикер өстәү