Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Кадерле тармак ветераннары!

Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан икътисады нигезе, талантлы белгечләрне, инновацион технологияләр, техниканы тартып тору үзәге. Һөнәри эшчәнлегегез өлкәсе, күп кенә катнаш тармаклар өчен этәргеч көчкә әйләнеп, республиканың энергетик, индустриаль, фәнни мөмкинлекләрен ныгыту һәм халыкның тормышын яхшырту өчен ышанычлы нигез булып тора. Хезмәтегез нәтиҗәсендә заманча производстволар ачыла, яңа эш урыннары, торак төзелешен үстерү өчен шартлар булдырыла.

Бүген, геосәяси вазгыятьнең катлаулы булуына карамастан, нефть чыгаруның нәтиҗәсен арттыру, яңа сәнәгать объектларын магистраль газ белән тәэмин итү, социаль газлаштыру кысаларында торак йортларны газга тоташтыру кебек  Татарстан Республикасы өчен стратегик проектлар гамәлгә ашырыла, импортны алыштыру һәм нефть производстволарының экологик иминлеген ныгыту      бурычлары хәл ителә. Республика нефтьчеләре һәм газчыларының көндәлек тырыш хезмәте һәм югары дәрәҗәдә җаваплылыгы нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешелә.

Һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек телим! Барлык эшләрегездә уңышлар насыйп итсен!


Фикер өстәү