Иракли (Ираклий Пирцхалава) үзенең «Лондон — Париж» дигән җырын үзгәрткән. Бу хакта ул узган ялларда Екатеринбургта узган концерты барышында әйткән, дип хәбәр итә «Мәскәү-24»телеканалы.
Җырчы хәзерге шартларда әлеге җырны «патриотизмлырак» итәргә уйлаган. «Мин „Лондон – Париж“ җырын „Волга – Иртыш“ дип үзгәртергә тәкъдим итәм. Сез ризамы?» — дигән ул тамашачыларына.
Хәер, соңрак әлеге инициатива – шаяру, композиция кире яздырылмаячак, дип тә өстәгән Иракли. Җырчы фикеренчә, сәнгать һәм спортта сәясәтнең катнашы булырга тиеш түгел.