Бүген Түбән Кама районы Каенлы авылының Интернациональ урамында, балалар бакчасы артында фаҗига булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртән 8:53тә коткару хезмәтенә өч яки дүрт эшченең канализация люгына төшеп газ белән агуланулары турында хәбәр килеп ирешә.
Коткаручылар тиз арада фаҗига урынына килеп җиткән. 10:36да алар дүрт ир-атны җир өстенә чыгарган. Аларның икесе үлгән, икесен хастаханәгә озатканнар.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.