Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү диктанты»нда катнашты

Кичә бөтен ил күләмендә «Бердәм Россия» ватанпәрвәрлек акциясе – «Җиңү диктанты» (тест рәвешендә) узды. Истәлек һәм дан елына багышланган төп акцияләр исемлегенә кертелгән ул. Татарстанда аны үткәрү өчен 80нән артыграк урын билгеләнгән. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган акциядә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Архив федераль  агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов һәм Россия тарих җәмгыяте советы президиумы әгъзасы Алексей Серегин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин, республика күләмендә акциядә катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләп,  «Җиңү диктанты»ның 3 сентябрь – Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне узуын искә төшерде. «Чара елдан-ел күбрәк кешеләрне үзенә җәлеп итә, – диде ул. – «Бердәм Россия» партиясенең Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз истәлеген саклаудагы роле бәһаләп бетергесез зур. Татарстанда үзенең газизен сугышка озатмаган бер генә гаилә дә калмагандыр, мөгаен. Иң авыр һәм иң рәхимсез сугыш булган бу, – диде парламент башлыгы. – Бүген без, арабыздан киткәннәр һәм бүген исән-имин яшәүче ветераннар алдында баш иеп, Бөек Җиңүне тагын бер кат искә алабыз. Илебез тормышындагы әлеге гаять авыр елларның чын дөресен буыннан-буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз».

Архив федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов тест сорауларына җавап биргәч: «Сораулар җиңел түгел иде, хатасыз  язучылар аз булыр дип уйлыйм. Ялгышмас өчен вакыйгалар турында бик күп белергә кирәк. Мондый акцияләр бездә даими булырга тиеш. Диктант – бик әйбәт, аны инде күптән үткәрергә кирәк иде», – диде. Сүз уңаеннан, аның Казанга Бөтенроссия архив эше советы утырышын үткәрү өчен  килүен искәртик.

Быел диктантта бөтен Россия күләмендә миллионга якын кеше катнашкан. Сугыш елларында продукция җитештереп, фронтка озаткан заводларда тест уздыру быелгы төп яңалыкка әйләнгән. Шулай ук «Җиңү диктанты»на беренче тапкыр республиканың көч структуралары вәкилләре кушылган.

Бу юлы тестта 20 сорау урынына 25 сорау тәкъдим ителгән. Шуның бишесе территориаль үзенчәлеккә – «Җиңү диктанты» узган федераль округ яки конкрет ил үзенчәлекләренә бәйле булган.

Өлкән сыйныф укучылары – диктантта җиңүчеләр, Мәгърифәт министрлыгы белән килештереп, вузларга кергәндә өстәмә балларга ия булачак.


Фикер өстәү