Казанда яшәүчеләрне яңа форматтагы “Үлемсез полк”та катнашырга чакырлар

Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясе яңартылган форматта узачак. Безнең һәркайсыбыз кием-салымда, значок, автомобильдә яки акциянең сайтында үз героебызның портретын урнаштыра ала. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов белдергән.

“Казанда яшәүчеләрне, алдагы еллардагы кебек үк, “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакырабыз. Илебездә чын мәгънәсендә бөтен халык акциясенә әйләнде бу. Быел ул яңартылган форматта узачак. Урамда җәяүлеләр колоннасы булмаячак. Әмма теләгендә булган барча кеше үзенең кием-салымында, значок, автомобилендә яки акциянең сайтында үз героеның портретын урнаштыра алачак”, – дип аңлатып үткән Абзалов.

Аның әйтүенчә, алдагы елларда “Россия флаглары”, “Җиңү тәрәзәләре” һәм “Ветераннар йорты алдында парад” акцияләре казанлылар күңеленә бик тә хуш килгән.

“Бу чараларның барысы да дәвам иттереләчәк. 8 Май көнне тарихи техникада ветераннар яныннан бәйрәмчә узу чараның иң югары ноктасына әйләнәчәк. Хәрбиләр, танк училищесы контроль-пропуск пунктыннан башлап, җырлар белән, Казан районнары аша узачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә Азат Абзалов.


Фикер өстәү