«WorldSkills Russia” төбәк чемпионаты катнашучысы: “Безнең иң көчле көндәшләребез Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Уфадан килә”

Татарстанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды. Шул уңайдан “Татар-Информ” матбугат агентлыгында узган матбугат очрашуында “WorldSkills Russia” чемпионатының төбәк этабы катнашучысы Игорь сүзләренчә, Татарстан катнашучыларын бик яхшы система буенча әзерлиләр. Ул әлеге хәрәкәткә 2018 елдан ук кушылган.

– Безнең иң көчле көндәшләребез Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Уфадан килә. Алар безнең кебек әзерләнә, дип тә әйтергә була. Шулай да, безнең әзерлекнең яхшырак диярлеге бар. Ул билгеле бер системага салынган. Төп чемпионат алдыннан әллә ничә этаптан узасы. Уза алмаганнар да бик яхшы тәҗрибә туплый монда. Мисал өчен, Мәскәүдән килгән катнашучылар “Без чемпионатка кадәр ашамыйбыз да, эчмибез дә, бары тик әзерләнәбез генә” дип сөйләгән иде. Бездә мондый хәлләр булганы юк, – диде ул.


Фикер өстәү