Быелгы “WorldSkills Russia” төбәк чемпионаты 1,8 мең кешене җыйган

Татарстанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, 2021-2022 елларның чемпионат циклы 257 компетенция буенча узачак.

– Быелгы төбәк чемпионатында 1803 конкурсант, шул исәптән “WorldSkills” компетенцияләре буенча – 1084 һәм “JuniorSkills” компетенцияләре буенча 719 кеше катнашачак. Елдан-ел әлеге чемпионатның дәрәҗәсе, андагы компетенцияләр арта. Татарстанның белем бирү системасына да бу уңай йогынты ясамыйча калмый, билгеле, – дип сөйләде ул чемпионатның төбәк этабына багышланган матбугат очрашуында.


Фикер өстәү