Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» илкүләм һөнәри осталык чемпионатына җыена

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм һөнәри осталык буенча чемпионаты финалына барырга җыена.

Ярышлар 25–29 август аралыгында Уфада узачак. Татарстан данын чемпионатта 164 егет һәм кыз яклый. Шуларның 73е – зурлар, 54е – яшүсмерләр категориясендә үз осталыгын күрсәтәчәк. Яшьләр чемпионатның төзелеш, мәгълүмат технологияләре, дизайн, инженерлык, хезмәт күрсәтү, транспорт, белем бирү компетенцияләрендә – барлыгы 127 юнәлеш буенча көч сынашачак.

– Безнең яшьләр зур юл узды. Ничә ай буе ныклы әзерлек, һөнәри осталыкны арттыру, күнекмәләр ясау артта калды. Алда – финиш туры. Катнашучыларга барлык дулкынлануларын, борчуларын калдырып, җиңүгә таба барырга кирәк, – ди Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге директоры Эмиль Гобәйдуллин.

 


Фикер өстәү