«Кайтам» проекты белән яшьләрне авылга кайтарып булырмы?

«Кайтам». Яшьләрне авылга кайтаруны алмаксат итеп алган әлеге проектка зур өметләр баглыйлар. Аның асылында нәрсә ята һәм нәтиҗәсе булырмы? Дөрес, соңгысы турында сөйләшергә иртәрәк әле. Ә менә асылын матбугат очрашуында аңлатырга тырыштылар.

Әлегә авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар җәлеп итүдә проблемалар шактый. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов фикеренчә, республиканың аграр урта һәм югары уку йортларында авыл хуҗалыгының барлык өлкәсенә дә җитәрлек кадрлар укытып чыгаралар. Ел саен барлыгы 2 меңнән артык студент кулына диплом ала. Ләкин аларның азы гына киләчәк тормышларын авыл белән бәйли. Соңгы мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы тармагында эшләр өчен 43 районда 845 кеше җитми. Соңгы берничә елда 30 яшькә кадәрге яшьләрнең нибары 9 проценты гына авылга эшкә кайтып урнашкан. Ә пенсия яшеннән өлкәнрәкләр 3 ел эчендә 4 процентка арткан. Бу мәсьәләдә министрлык төрле кызыксындыру чаралары да тәкъдим итә югыйсә. Мәсәлән, югары уку йортын тәмамлап, авылга кайтучыларга – бер тапкыр 300 мең сумга кадәр, техникум бетерүчеләргә 150 мең сум акча түләнә. Боларга өстәп, ел дәвамында министрлык тарафыннан хезмәт хакларына ай саен 7,5 мең сум акча өстәлә. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре стипендиатлары өчен «50гә 50» программасы да эшләп килә. Мондый студентлар ай саен 10 мең сум акча алып укый. Аның бер өлешен – оешма, икенчесен республика бюджеты бирә. Болардан кала, укуны тәмамлаганнан соң авылга кайтып эшләргә теләгән яшьләр өчен максатчан программалар эшләп килә.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 14–30 яшьлек 234 мең кеше авылда теркәлгән.

– Социаль-икътисади өлкәдә даимилек булмаган шартларда да Татарстанда күп эш алып барыла, – ди  яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков. – Безнең министрлык та авыл яшьләре белән тыгыз элемтәдә тора. Мәсәлән, бүген без коммерцияле булмаган оешмалар арасында грантлар уйнатабыз. Ел саен моның өчен 18 млн сум акча бүлеп бирелә.

Республиканың аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова әйтүенчә, «Кайтам» Бөтенроссия белем бирү форумы яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Биредә Россиянең 40 төбәгеннән 200дән артык аграр вузы һәм техникумнары студентлары катнаша алачак. Әлеге вакытта республикадагы һәм федераль дәрәҗәдәге 34 эш бирүчедән гаризалар кабул ителгән. Катнашучылар 12–16 сентябрь көннәрендә Лаеш районының «Звездный» үзәгендә укыячак. Форумда катнашу өчен гаризалар 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Әлегә 28 төбәктән 100 гариза тапшырылган.

– Безнең бурыч – иң яхшы белгечләрне сайлап алу. Шул ук вакытта фәнни этапны уза алмаган студентлар өчен программаны онлайн узу мөмкинлеге дә булачак. Яшьләр Татарстанның аларга нинди мөмкинлекләр бирүен аңларга тиеш. Бу беренче чиратта цифрлаштыруга кагыла. Уку йортларының ахыргы курсларында укучы студентлар белән эш бирүчеләрнең турыдан-туры аралашуы да күздә тотыла, – дип аңлатты Диләрә Шувалова.

Нәтиҗәдә, беренчедән, форумда катнашучы кая эшкә барачагын хәл итә алачак һәм, икенчедән, авыл хуҗалыгы тармагында үз эшен ача алачак. Өченчедән, чит төбәктән килгән яшьләр белән ике арада партнерлык проектлары төзеләчәк.

– «Кайтам» проекты  – дүрт көнлек лагерь гына түгел, – ди Диләрә Шувалова. – Бу – комплекслы эш, бер баскыч. Мәсәлән, «Профессиядә иң яхшы» бәйгесендә җиңү яулаган 24 кеше быел октябрьдә Хорватиягә стажировкага барачак. Шуңа күрә әлеге проект та яшьләргә алга таба зур мөмкинлекләр ачачак.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү