Ясмыктан төрекчә «Эзогәлин» ашы пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 2 литр тирәсе су, тәменчә тоз, борыч, сарымсак, суган, 1 аш кашыгы уылган бөтнек, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан ясмык, 1 аш кашыгы дөге, 0,5 стакан вакланган булгур.

Сарымсак белән суганны блендер ярдәмендә ваклыйбыз һәм масса өстенә бераз сыек май агызабыз һәм томат пастасы кушабыз. Алар янына юылган ясмык, дөге һәм булгур өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Аннары су, бөтнек, тоз, борыч салып, ботка сыман массага әйләнгәнче кайнатырга куябыз. Әлеге аш гади кәстрүлдә ярты сәгать тирәсе пешә. Суынгач, блендер ярдәмендә аштан пюре сыман масса ясыйбыз. Табынга лимон кисәге белән чыгарабыз.


Фикер өстәү