Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче 46 яшьлек Марсель Ханнановка ярдәм кирәк. 16 ел шикәр чире белән интеккән ир инде хәзер йөри алмас хәлгә килгән. Аны 67 яшьлек әнисе Рәйсә апа тәрбияли.
Социаль челтәрләрдә ир-атка подгузник кирәк дигән хәбәр җәлеп итте мине. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Рәйсә апаның телефон номеры да күрсәтелгән иде.
– Шул хәбәрдән соң безгә кем генә шалтыратмады. Әллә кайлардан подгузниклар китереп киттеләр, – ди Рәйсә апа. – Моңа кадәр берәүдән дә ярдәм сораганым булмады. Әле бу юлы да үзем берни сиздерми идем. Ләйлә Кәрамова дигән бик мәрхәмәтле танышым бар минем. Улымның хәле авыр икәнне, урында гына ятканын белгәч, ул ярдәм оештырды. Шаккатмалы – булышырга теләүче күп икән.
Марсель армиядән соң Мәскәүгә эш эзләп чыгып киткән. Тик күпме генә тырышса да, юлы уңмаган. Кызларына 2 яшь вакытта хатыны белән дә аерылышканнар.
– Тормыштагы күңелсезлекләре сәбәп булдымы, улым авырып китте. Көчле стресс кичергән, диде табиблар. Шикәре 20гә менгән иде. Менә шуннан башланды инде хастаханә юлларын таптау. Йөри торгач, III группа инвалидлык бирделәр. Аннары кан тамырлары белән проблемалар башланды. Бер чир артыннан икенчесе килеп чыкты, – дип сөйли Рәйсә апа. – Марсель – олы балам. Аннан соң тагын бер улым белән кызым бар. Алар икесе дә гаиләле.
Рәйсә апа белән Марсель, ике ел элек авылдагы өйләрен сатып, Актүбәгә күчкәннәр. Шәһәр фатиры улы өчен уңайлырак чөнки.
– Моңа кадәр улым үзе йөри иде әле. Табибларга да гел күренеп торабыз инде. Инвалидлыгын да II группага күчерделәр. Тик аңа карап кына кирәк-яраклар бирелми шул. Бушлай подгузник I группа инвалидларга гына бирелә. Тик мин зарланмыйм. Быелдан пенсиям артып китте. 23 мең сум алам. Улымныкы күп түгел, 10 меңгә дә тулып җитми. Әле бит ул урында ятса да, 23 яшьлек кызына алимент түли. Эшли алмаган вакытта җыелган әҗәтләрен хәзер түләтәләр, – ди Рәйсә апа. – Оныгым белән сөйләшеп торам. Әтисенең авырып китүен дә әйттем инде. Фотосын да төшереп җибәрдем. Киленем дә, кызы да хәлемне беләләр, тик кайтканнары юк. Марселем быел 35 килограммга гына калды…
Рәйсә апаның пенсиясен коммуналь хезмәтләргә, азык-төлеккә тоталар, Марсельнеке даруларына да җитми икән. Рәйсә апа буш вакытында таксида эшли, машина йөртә.
– Ирем дә иртә китеп барды. 9 ел элек, 61 яшендә эчем, башым авырта дип бер атна йөрде дә үлеп китте. Табибларга да күренмәде. Бавыры беткән булгандыр инде, – ди Рәйсә апа. – Күңелем ышана, улым аягына басар, дип уйлыйм. Кулдан килгәннең барысын да эшлим, ашатырга да тырышам, каннарын да тикшереп торам, даруларын да вакытында бирәм. Бер генә теләгем – савыксын иде.
Марсельгә ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Рәйсә Рәис кызы Ханнанова исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89870650203 телефон номерына беркетелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat